Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Көзге муллык - сәүдә рәтләрендә (Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе)

Узган шимбәдә шәһәрнең Үзәк мәйданында халык иртәдән үк умарта күчедәй гөжләде, беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды, беренче чиратта, ит, бәрәңгене алып та бетерделәр.

 

 Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен халык көтеп ала, авыл хуҗалыгы продукциясен яратып ала. Әнә бәрәңге сата торган җирдә чиратка басканнар. “Бәрәңге сатып алырга дип, махсус ярминкәне көттек. Дөрес, быел бәрәңге сатучылар аз. Бәрәңге үстерүче хуҗалыклар юк, ахрысы, районда”, - ди исем-фамилиясен әйтергә теләмәгән бер абзый.

Бәрәңге ике җирдә сатылды, җирле җитештерүчеләрнеке һәм башка төбәктән китергәннәр. Әлеге яшелчәнең килограммы 32 сум иде.

Авыл җирлегендә халык эшсез тормый. Әнә Ивановка авылыннан Татьяна Московец ел саен ярминкәдән калганы юк. Шәхси хуҗалыгында барысын да үстерә, җитештерә. Бүгенге ярминкәгә дә бөтен булган байлыгын алып килгән.
-    Үз участогымда кабак, кишер, чөгендер, кәбестә үстерәм. Менә тозлаган, мариновать иткәннәрне дә алып килдем. Сөт продукциясе дә бар. Халык ала, - ди Татьяна ханым.

Аграр предприятиеләр ит, бөртеклеләр, сөт продукциясе тәкъдим итте. Шулай ук йомырка да яхшы сатылды. Иске Куактан Макаровлар хуҗалыгы ярминкәдә гөмбә һәм көнбагыш, җитен мае белән сәүдә итте.

Ит һәм бөртеклеләрдән тыш, суганны да яратып алды халык. Гөлнур һәм Марат Мифтаховлар Лениногорскида яши. Элегрәк бакча тоткан булганнар, хәзер исә яшелчәләрне сатып алалар.
-    Бүген суган, бәрәңге алдык. Шулай ук бер килгән инде, ярминкәдән ит тә алып китик дип, бераз ит алдык. Рәхмәт үстерүчеләргә, җитештерүчеләргә, - ди алар.
Иҗат коллективлары авыл хуҗалыгы ярминкәсен үзләренең җырлары белән бизәделәр.

Киләсе ярминкә, бу атнада, 9 октябрьдә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев