Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Ледянка» һәм «плюшка»ларда шууны тыярга кирәк

Казан дәүләт медицина академиясе эксперты балаларны "ледянка" һәм "плюшка"ларда шудыру умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, дип саный. "Бу бик җитди проблема. Балаларны "ледянка" һәм "плюшка"ларда шудыру умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, күп кирәкмени балага? Ул аларда утырганда умыртка баганасы йомшарган була. Җәрәхәт алу өчен бер бәрелү җитә. Шуңа да андый...

Казан дәүләт медицина академиясе эксперты балаларны "ледянка" һәм "плюшка"ларда шудыру умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, дип саный.
"Бу бик җитди проблема. Балаларны "ледянка" һәм "плюшка"ларда шудыру умыртка баганасы сынуга китерергә мөмкин, күп кирәкмени балага? Ул аларда утырганда умыртка баганасы йомшарган була. Җәрәхәт алу өчен бер бәрелү җитә. Шуңа да андый шууларны тыярга кирәк", - дип белдерә Казан дәүләт медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире Игорь Панков. Бу хакта «Кызыл таң» басмасы яза.
Игорь Панков аңлатуынча, ледянкада шуганнан соң баланың күкрәк өлешендәге умыртка баганасында авыртулар барлыкка килә. Ата-аналар моңа игътибар итмәскә мөмкин.
"Хәзер «ледянкалар» урынына «плюшка»лар барлыкка килде, бу бик куркыныч нәрсә. Аларны тыярга кирәк. Баштан балада авырту, арыганлык барлыкка килә. Беренче көнне үк беркем дә табибка мөрәҗәгать итми. Кагыйдә буларак, балада берьюлы 2-4 умыртка сөяге сына", - ди эксперт.
Чыганак:maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев