Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида аерым яклауга мохтаҗ гаиләләрнең торакларына янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар

Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә халык белән актив профилактика эше алып бара.

Янгынга каршы тематика буенча профилактика әңгәмәләре алып бара, янгын куркынычсызлыгы турында белешмәләр тапшыралар. Шулай ук түләүсез нигездә автоном янгын хәбәрчеләре – АДПИ урнаштыралар. 

Торакларда янгын чыгуның тискәре нәтиҗәләре күп төрле: уттан зыян күргән фатир, яисә йорт, янгын чагыштырмача зур булмаган очракта да шактый гына матди зыян сала. Янгыннарда һәлак булучылар арасында өлкән яшьтәге гражданнарның иң күп саны билгеләп үтелә. Олы яшьтәге кешенең хәрәкәтчәнлеге, ишетү, күрү сәләте кими, исләр кабул итү сәләте начарлана, вестибуляр аппарат белән проблемалар барлыкка килә.

Олы яшьтәге кеше ялгыз булса, аның  янгын вакытында төтен исен сизмәве һәм, мөгаен, күршеләренең кычкыруларын ишетмәве ихтимал. Торак йорт һәм фатирны автоном янгын хәбәрчесе белән җиһазландыру фаҗигале нәтиҗәләрне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. 

2026 ел башыннан Лениногорск муниципаль районында аерым яклауга мохтаҗ гаиләләрдә 200дән артык АДПИ куелды: ялгыз картлар, имин булмаган гражданнар, инвалидлар, шулай ук күп балалы гаиләләр. Лениногорск Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Мөхәммәтшин белән берлектә Лениногорск янгын күзәтчелеге ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның өйәренә йөреп чыктылар һәм янгын хәбәрчеләрен урнаштыруны оештырдылар.

Хуҗаларга янгын хәбәрчесенең  эш нигезләрен, аның кайчан һәм ничек эшләвен, батареяларны ничек алыштырырга икәнен җентекләп аңлаттылар.

Янгын хәбәрчеләре яклауга аеруча мохтаҗ булган гаиләләренә муниципаль район ярдәме белән бушлай куелды. Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге аңлатканча, торакта янгын чыгуның төп сәбәпләре – электр челтәренә артык йөкләнеш, ризык әзерләгәндә яки тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез, янгын яки аның билгеләрен күргән очракта кичекмәстән «101», яки «112» телефоннарына шалтыратыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев