Ленинград блокадасы икмәгенең тәмен лениногорскилылар да татыды
27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә.
Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклау буенча фактлар хәтта дөнья тарихында да юктыр. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Туган якны өйрәнү музее мәгълүматына караганда, 2017 елда Лениногорскида 4 ветеран – блокада балалары яшәгән. Шулай ук музей хезмәткәрләре Память народа сайты һәм Ленинград блокадасы Хәтер китабына нигезләнеп, тумышлары белән Лениногорск районныннан булган, Ленинград камалышында калган кешеләр исемлеген барлаганнар. Исемлеккә безнең районның 60 кешесе кергән.
Бу көннәрдә “Блокада икмәге” Бөтенроссия хәтер акциясе үткәрелә. Лениногорск районы да моңа кушылды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә төрле чаралар уза. “Блокада икмәге” чарасында катнашучыларга Ленинградта яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турында мәгълүматлар җиткерелде. Акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.
“Исток-Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Лиана Габидулина үз участогында балалар белән “Блокада икмәге” чарасы уздырды. Ул аларга 125 грамм авырлыктагы ипи турында сөйләде, шулай ук Ленинград блокадасы балалары истәлегенә нигезләнеп ясалган видеоролик күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев