Лениногорск акробатлары халыкара турнирда призлы урыннар яулады
Ярышлар Казахстанның Петропавловск шәһәрендә узды.
Әлеге осталык сынашулар спорт акробатикасы буенча атказанган тренер, 50 елдан артык гомерен спортчылар тәрбияләүгә багышлаган Анатолий Ямпольский истәлегенә үткәрелде.
Ярышларда катнашучылар нигездә Казахстанның әйдәп баручы спортчыларыннан торды, ә илебез җыелма командасын Татарстан, Башкортстан һәм Себернең төрле шәһәрләреннән җыелган командалар тәкъдим итте.
Лениногорск командасы өчәр акробат кыздан торган ике төркемнән торды. Алар спорт мастеры программасы буенча чыгыш ясадылар.
Турнир яңача форматта өч көн дәвамында барды: бер үк вакытта бу зур залда спортның дүрт төре буенча ярышлар барды. Болар: батутта сикерү, акробатик юлда һәм минитрампта сикерү һәм әлбәттә инде бәйгенең иң нәфис төре-спорт акробатикасы.
Спорт мастеры программасы буенча 12-18 яшьлек гимнастлар төркемендә Лениногорскиның Әмирә Нурмөхәммәтова, Элина Хәйруллина һәм Злата Ильинадан торган өчлеге чыгыш ясады. Шушы ук программа буенча 13-19 яшьлек спортчылар арасында Арина Сөләйманова, Ариана Галләмова һәм Алинә Зәйнуллинадан торган төркем осталык сынашты.
Кызларның остазлары – 1 нче спорт мәктәбе тренерлары Әсхәт Хәйруллин һәм Марина Мөхәммәтова. Аларның үзләрендә тәрбияләнүче спортчылар белән кышкы яллардан соң тыгыз, системалы әзерлек алып барулары яхшы нәтиҗәләр бирде, Лениногорск акробат кызлары бронза яулады.
Әмма якташларыбызның халыкара ярышларда казанган уңышлары белән озаклап сөйләп, горурланып йөрерлек вакытлары юк, алда тагын бер дәрәҗәле бәйге көтә, 3-7нче февраль көннәрендә Киров шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә ныклы әзерлек башладылар.
фотолар: М. Мөхәммәтовадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев