Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск әти-әниләре бердәм дәүләт имтиханы - тарих фәнен тапшырды

Лениногорскида әти-әниләр, 11нче сыйныфта укучы балалары урынына, мәктәп партасына артына утырып, тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.

Лениногорск быел да “Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” бөтенроссия акциясенә кушылды. БДИ тапшыру пункты эше Лениногорскиның 7нче мәктәбе базасында оештырылды, әлеге мәйданчык Лениногорск районында имтихан тапшыру урыны булып тора. Узган ел ата-аналар рус теленнән имтихан тапшырсалар, быел тарих фәне буенча белемнәрен сынадылар.

Имтиханга керер алдыннан укучылар үтәргә тиешле барлык процедураларны үттеләр, болар: металлодетектор аша үтеп, сумкаларны, телефоннарны калдыру. Аннары аудиторияләрдә бланклар тутыру.

Башта әти-әниләрне актлар залына җыйдылар. Лениногорск районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин әйтүенчә, безнең чыгарылыш укучылары БДИны уңышлы гына тапшыралар, һәрвакыт 100 балл җыючылар бар. Иң мөһиме – мәктәптә яхшы укырга, имтиханнарга җаваплылык тоеп, әзерләнергә.  

“Тарих – хәзер зур игътибар бирелә торган предмет. 10 һәм 11 сыйныфлар өчен бердәм дәүләт дәреслекләре чыгарылган инде, хәзер 5-9 сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләнә. Һәр мәктәп укучысы үз ватанының тарихын белергә, аның белән горурланырга һәм тарихи вакыйгаларны дөрес аңларга тиеш. Әти-әниләр өчен үткәрелә торган Бердәм дәүләт имтиханы аларны имтиханны үткәрү ысуллары, аның мәгънәсе белән таныштыру максатын күздә тота. Сез ышанычлы итеп хис итүегезне балаларга да белгертү кирәк”, - ди Вагиз Санатуллин.  

БДИ буенча муниципаль координатор Элиза Әхмәдиева бердәм дәүләт имтиханнарын оештыру, үткәрү тәртибе белән аңлатты. Имтихан тапшырудагы яңалыкларга килгәндә, сайлап алынган предметны яңадан тапшырып булачак. “Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында укучыларга фәннәрнең берсе буенча бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Хәзер шушы юлламага нигезләнеп, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшыру буенча буенча эшли”, - дип аңлатты Элиза Әхмәдиева.

Педагоглар әйтүенчә, имтиханда иң авыры – дулкынлануны җиңү. Хәтта әти-әниләр балалардан да ныграк борчылабыз бит. Алда торачак имтиханнар алдыннан сынау тапшырып карау – куркуларны, дулкынлануларны җиңү өчен кирәк.

“Безгә – әти-әниләргә имтихан алдыннан чиктән тыш куркырга кирәкми, дип саныйм. Бездән ул балаларга да күчә. Ахыры яхшы булмый. Аларны куәтләп, позитив рухта тотарга кирәк. Имтиханга китәр алдыннан “мин сиңа ышанам, улым яки кызым. Нинди билге булса да, без сине яратабыз”, дигән сүзләр дә әйтү кирәктер. Мин үземне шулай әзерлим”, - ди әни кеше Татьяна Ильясова.

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыруда 100ләп әти-әни катнашты. Ата-аналар ничек оештырылганын һәм имтихан уздыру пунктында контроль үлчәү материалларын (КИМ) бастыру һәм сканерлауның ничек барганын күрделәр. Аларга биремнәрнең кыскартылган варианты гына бирелде. 40 минут эчендә Россия дәүләтенең төп тарихи даталарын, процессларын, шәхесләрен, вакыйгалар хронологиясен һәм Бөтендөнья тарихын белү буенча булган биремнәрне үтәделәр.

  • 2024 елда Лениногорск районында бердәм дәүләт имтиханын 273 кеше тапшыра, шуның 256сы – мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары, 17се – узган елгы чыгарылышлар. Быелгы чыгарылышларның 143е математикадан профильне сайлаган, 113 – математика база өлеше, 86 укучы – җәмгыять белеме, 58 – физика, 48 – информатика, 56 – биология, 30 – тарих, 1 укучы географияне сайлаган.
  • Бу уку елында бердәм дәүләт имтиханының төп чоры 23 майда башланачак.

 

Розалия Мостафина

Ләйсән Мансурова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев