Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск әти-әниләре парта артына утырды: БДИ тапшырды

Быел Лениногорск әти-әниләре бер көнне бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнары тапшырып карады.

Парта артына үзләре генә түгел, ә балалары белән бергә утырдылар. 

Лениногорскиның 7нче мәктәбендә шундый юнәлештәге акция узды. Чарада 9 һәм 11нче сыйныфта укый торган, тиздән имтиханнар тапшырырга җыенган укучыларның әти-әниләре катнашты. 9нчы сыйныф әти-әниләре математика фәненнән төп дәүләт имтиханы тапшырса, 11нче сыйныфныкылар математиканың база өлешен тапшырды.

Әлбәттә, катнашучыларга экзамен эшләренең кыскартылган вариантлары тәкъдим ителде. 

Акция барышында педагоглар имтихан үткәрү тәртибе белән таныштырдылар: укучыларны утырту, оештыручылар эше, контроль-үлчәү материалларын принтерда чыгару, сканерлау һәм үткәрү объективлыгын тәэмин итү турында сөйләделәр.

Венера Ситдиковага янәдән математика буенча белемнәрне искә төшерергә туры килде. Әни кешенең улы имтиханны тапшырган инде, шунлыктан алар БДИның нәрсә икәнен белә. Хәзер – чиратта кызлары Мәдинә.”Минемчә, БДИга әзерләнгәндә режимга да игътибар бирергә кирәк. Шулай ук башны да ял иттереп алырга, урамда һава сулап керергә”, - ди әни кеше. 

Кызлары Мәдинә Мәскәү югары уку йортына укырга керергә җыена. Беренче имтиханы 1 июньдә башлана, ди. Хәзер бар игътибарны – имтиханнарга әзерлеккә юнәлткән.

Имтиханда дулкынлануны җиңеп чыгу иң кыены. Кайчагында ата-аналар балаларга караганда да күбрәк борчыла. Стресс-нормаль күренеш, иң мөһиме – имтихан бөтен тормыш түгел, ә аның бер этабы һәм файдалы тәҗрибәсе генә икәнен истә тоту, ди тәҗрибәле психолог Ирина Медведева. Ул  40 елдан артык мәктәптә эшли, шуның 27 елын – психолог булып. 
Ул әти-әниләр алдында чыгыш ясады, ике як өчен дә файдалы киңәшләр җиткерде.

Белешмә.
Быел төп дәүләт имтиханын 9нчы сыйныфта – 875, бердәм дәүләт имтиханын 11нче сыйныфта 263 укучы тапшыра. Уңышлар телибез.

 

фото: Мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев