Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск балалары район башлыгының чыршы бәйрәмендә булды

Мәдәният сараенда балаларны ике тапкыр бәйрәмгә җыйдылар.

 

Чыршы бәйрәменә талантлы, яхшы укучы, спортта уңышларга ирешкән укучылар, шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең балалары катнашты. Барлыгы 700дән артык бала сихри, әкияти яңа ел  дөньясында булды.

Аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Укуларында уңышлар теләде, 30 укучыга исемле стипендияләр тапшырды.

Әлмәттән килгән  «Принцесса Мия спешит на помощь» театральләштерелгән тамаша балаларга күңелле кәеф, шатлыклы мизгелләр бүләк итте.

Балалар татлы бүләкләр һәм яхшы кәеф белән бәйрәмнән таралышты.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/8558999.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев