Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск балалары Республика Чыршысы бәйрәмендә булып кайтты

25 декабрьдә Лениногорскидан 142 бала Казанга, республика Чыршысы бәйрәменә барды.

Лениногорскидан балалар иртүк юлга кузгалды. Чара Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда оештырылган иде.

Анда мәктәп укучылары катнашты. Алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, шулай ук уку алдынгылары, иҗат һәм спорт бәйгеләренең җиңүчеләре, активистлар, социаль категория вәкилләре дә бар иде.

Кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде, Яңа ел белән котлады, хыялланып яшәүләрен һәм үз көчләренә ышанычны югалтмауларын теләде.

Республика Чыршысы бәйрәмендә укучылар өчен театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төп темасы - дуслык һәм хыялларга таба бару. 

Соңыннан балаларга татлы Яңа ел күчтәнәче тапшырылды.

 

фотолар: https://vk.com/udms_len

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев