Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск боксчысы Дарья Антипова яшүсмерләр арасында Европа чемпионы булды

Моннан берничә көн элек Сербиянең Нови-Пазар шәһәрендә 17 яшькә кадәрге спортчылар арасында бокс буенча Европа чемпионатының финал көрәшләре узды.

Лениногорск спортчысы, инде бик күп һәм төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә үзен таныткан Дарья Антипова бу юлы да йолдыз булып балкыды. Кызлар арасында 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә ул Европа чемпионы исеменә лаек булды. Дарья өчен бу җиңү беренче генә түгел, ул инде узган чемпионатта алтын яуларга өлгерде. Бүген инде ул  ике тапкыр Европа чемпионы! Әлеге күренекле нәтиҗә безнең спортчының осталыгы һәм спортта әзерлеге югары булуын, шулай ук куелган максатларга ирешүдә ныклыгын һәм максатчанлыгын раслый.

Ярыш барышында Дарья искиткеч техник башкаруын, үз көченә ышанычын һәм тактик белемен күрсәтте. Аның рингтагы ныклыгы һәм катлаулы ситуацияләргә яраклаша белүе - финал бәйгесендәге уңышына нигезе булды. Дарьяның тренеры  Артур Денислам улы Галиуллин. Аның тәҗрибәсе һәм профессиональлелеге спортчыны бу җиңүләргә әзерләүдә төп роль уйный, билгеле.

Фото 3 нче Лениногорск спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев