Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск буенча балалар өчен юл күрсәткече яңа тираж белән янәдән бастырылырга мөмкин

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” проектының махсус тәкъдим ителеше булды.

2024 елда Туган якны өйрәнү музее яңа проектны чынга ашырды: мәдәни инициативаларның Президент фонды гранты кысаларында Лениногорскиның күренекле, истәлекле урыннары буенча беренче юл күрсәткечен бастырды, аны Лениногорскиның балалары ясаган рәсемнәр бизәде.

Музейда узган тәкъдим итү чарасына күп кеше чакырмадылар, ә юл күрсәткечен булдырырга ярдәм итүчеләрне, аларга рәхмәт белдерергә дип чакырдылар.

Музейның элеккеге хезмәткәрләре: Нэля Галиева һәм Фәһимә Минязева –  юл күрсәткече булдыру идеясен уйлап табучылар. Әлеге фикерне чынга ашыручылар – музейның яңартылган составы командасы.

Исегезгә төшерәбез: “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” юл күрсәткеч-китабының үзенчәлеге – шәһәр һәм районның күренекле урыннары балалар рәсемнәре белән бизәлгән. Шушы рәсемнәр белән персонаж – Юлдаш таныштырып бара. Шунлыктан проектның исеме дә “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” дип аталган. Рәсемнәр бергә тупланып, китап рәвешендә 2 мең тираж белән бастырылды.

Сәнгать белгече Нина Горюнова музей коллективына истәлекле урыннар турында мәгълүматлар табарга булышкан. “Музей белән бу проектыбыз – беренчесе генә түгел. Моңарчы лениногорск районы храмнары буенча проект булды, ә хәзер шәһәрнең истәлекле урыннары турында кызыклы китап та чыкты. Музей хезмәткәрләре шәһәребезгә хөрмәт, ярату тәрбияләүдә күп эш башкара, боларның нәтиҗәсе дә күренә”, - ди ул.

Проект авторларының берсе – Лениногорск Туган якны өйрәнү музее директоры Наталья Пермякова. “Бу проект безнең өчен күңелле, кызыклы булды. Монда балалар теләп, күпләп катнашты, башка кешеләр дә булышты, бу эшләре өчен бер тиен дә сорамадылар. Туган төбәкне өйрәнү буенча кызыксыну көчле икәненә үзебез дә гаҗәпләндек”, - ди директор.
Әлеге чарада Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов та катнашты. Аңа да үзенчәлекле проект ошады.

Чарада юл күрсәткече китабының тиражын арттыру турында да сүз булды. Чөнки әле һаман мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына музейны һәм  “Юлдаш”ны чакырып торалар.

“Заман сулышы” сайты әлеге проект турында һәрдаим мәгълүмат таратты, яңалыкларны җиткереп барды.
 

Туган якны өйрәнү музееның проекты, “Юлдаш” турында укый аласыз:

http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/leninogorsk-balalaryn-iuldas-belan-saiaxat-itarga-cakyralar
http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/leninogorsk-sahare-ham-raiony-balalary-iuldas-belan-tanysa

http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorsk-raiony-iuldasyn-tatarstannyn-madani-baskalasy-konkursynda-takiedim-ittelar

Розалия Мостафина

Фотолар: музейдан


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев