Лениногорск чаңгычылары республика ярышларында беренчелекне яулады
Шушы көннәрдә Лениногорск трамплинында Татарстан Ачык Беренчелеге ярышлары булып узды. Казан, Әлмәт, Уфа һәм үз шәһәребезнең чаңгыда ике төр ярыш һәм трамплиннан сикерү осталары өч көн буена сузылган бәйгедә иң көчле спортчыларны ачыкладылар.
Бәйге шәһәребездә чаңгы спорты үсешенә зур өлеш керткән, атказанган физкультура хезмәткәре Александр Звягинцев истәлегенә үткәрелде. Ярышларда барлыгы 70 спортчы катнашты.
Республика күләм бәйгенең беренче көнендә чаңгычылар рәсми тренеровка ясадылар, икенче көнне чаңгыда ике төр ярышлар булды. Бу ярышларда Лениногорск спортчысы Марсель Шәрәфиев, үз яшендәге – 2010 нчы елгы чаңгычылар арасында 1 нче урынны яулады, 2007-2009 нчы елгы спортчылар арасында җиңүче Яков Малышев та - лениногорскилы.
Ачык Беренчелекнең өченче көнендә трамплинчылар көч сынашты. Чаңгы спортының бу төрендә дә безнең Марсель Шәрәфиев зур уңышка иреште, өченче урынга ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев