Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск делегациясе V Халыкара шахтерлар Сабантуена китте

Алар Кузбасска килеп җиттеләр.

Лениногорск делегациясе менә бишенче ел рәттән Кузбасс якларында уза торган шахтерлар Сабан туен оештыруда катнаша. 

Быелгысы да искәрмә булмады. Лениногорск делегациясе бүген – 11 июльдә иртән Кузбасска самолет белән килделәр. Безнең делегация белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны  аэропортта Прокопьевск шәһәре башлыгы Максим Шкарабейников каршы алды.

Лениногорск делегациясе составында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, мәдәният идарәсе вәкилләре, үзешчән артистларыбыз бар. Казаннан районның элеккеге башлыгы, хәзер Татарстан ДӘүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов та делегация белән килеп җитте. 

Иртәгә – ягъни 12 июль көнне  V Халыкара шахтерлар Сабан туе узачак. Үткәрү урыны – Зенковский паркы.

Әлеге бәйрәм  дуслык-туганлык күперен ныгытуга бер адым булып тора.

 

фото: мэриянең матбугат хезмәте

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев