Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск эчке эшләр бүлеге ветераннары нәниләр белән очрашты

Шәһәрдәге “Чишмәкәй” 14нче балалар бакчасы балалары һәм тәрбиячеләре Җиңү көненә концерт әзерләп,

 

эчке эшләр бүлеге иҗтимагый совет ветераннарын үзләренә кунакка чакырды. 


Әлеге чара матур традициягә керде.

Полиция ветераннары балалар янына теләп килде, алар бер-берсе белән очраштылар, сөйләштеләр. Балалар бакчасы нәниләре алар хөрмәтенә Ватан геройлары турында шигырьләр сөйләде, сугыш елларының музыкаль әсәрләре нигезендә биюләр башкарды.

Сабыйлар костюмнары да матур, чыгышлары да яхшы әзерләнгән иде.

Соңыннан балалар котлау открыткалары һәм  Җиңү символы булган кәгазьдән ясалган күгәрченнәр бүләк иттеләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев