Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Лениногорскига эш визиты белән Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.

 

Килүенең төп сәбәбе - Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең шәхси составына  яңа җитәкчене тәкъдим итү. Чарада Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, элек Лениногорскида эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып торган, хәзерге вакытта Әлмәт эчке эшләр бүлеге начальнигы Олим Отакулов катнаштылар.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә полиция полковнигы Руслан Фәритович Бәдретдинов билгеләнде. Ул эчке эшләр органнары системасына эшкә 2004 елда килгән, хезмәтне оператив подразделениеләрдә узган. Аннан Менделеевск эчке эшләр бүлеге начальнигы булып эшләгән.

Чара ахырында Лениногорск полициясе вәкилләренә бүләкләр тапшырдылар. 

 

Фотолар: пресс-службы МВД по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев