Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск яшьләр үзәгендә танылган блогер булып китте

Яшьләргә мөмкинлекләр

Лениногорскиның “Высота” яшьләр үзәгендә бер көнлек медиа-интенсив узды.

Яшүсмерләр медиа-командалары өчен булды ул.  “Беренчеләр хәрәкәте”нә  белемнәр һәм күңелле тәэсирләр бүләк иткән көн булды, дип хәбәр итә яшьләр үзәге телеграм-каналда.

 Медиа-интенсивта  Татарстанның 7 районыннан “беренчеләр” катнашты. 

Яшьләр белән очрашуга  Татарстанда “Беренчеләр хәрәкәте”нең җитәкче урынбасары Диләрә Галиева килде. Ул тиз арада сыйфатлы контент булдыру өчен үз фишкалары һәм лайфхаклары  белән бүлеште, шулай ук креаторлар өчен актуаль конкурслар белән уртаклашты.

Чараның махсус кунагы – танылган блогер – Илнариус Татариус иде.

Блогер социаль челтәрләр алып бару буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, аңа үтәргә туры килгән кыенлыклар һәм татар телендә блог алып баруның уңай яклары турында сөйләде. Ахырда ул тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Һәм, әлбәттә, бик теләп  яшьләр белән фотога төште.

 

фотолар: Илнариус Татариус блогыннан һәм яшьләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев