Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск яшьләре Республика көнендә Казанда 45 пар белән никахларын рәсмиләштерде

30 августта - Татарстан Республикасы көнендә никахлаштылар.

Татарстан Республикасы көнендә Казанда бер үк вакытта 45 яшь пар никахларын теркәгән. Алар «Казан»  гаилә үзәге янындагы сәхнәдә никах балдаклары белән алмаштылар.

Чара Гаилә елы кысаларында узды. Яшь парларны алар өчен мөһим вакыйга белән туганнары һәм дуслары гына түгел, популяр артистлар да котлады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да котладылар.

Никахлашу тантанасында Лениногорск шәһәреннән Галимов Дамир һәм Әһлиуллина Динара бар иде, дип хәбәр итә Лениногорск ЗАГС бүлеге. Яшь парларның барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев