Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск йөзүчесе дәрәҗәле бәйгедә бронза яулады

Башкалабызның “Акчарлак-Касатка” йөзү бассейнында республикакүләм ярышлары булды.

Лениногорск йөзүчесе зур дәрәҗәле бу бәйгедә бронза яулады. 

Республика Беренчелеге ярышларының тагын бер максаты –   “Күңелле дельфин” традицион төстә үткәрелә торган Бөтенроссия бәйгесенә кандидатлар сайлап алу иде.

Йөзү узышларында республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарыннан 600гә якын спортчы катнашты. Бу дәрәҗәле ярышларда “Юбилейный” йөзү бассейнында тәрбияләнүче 7 үсмерләрдән торган команда Лениногорск данын яклап көч сынашты.

Анастасия Кожевникова, София Шәйхетдинова, Сабир Җәлалов, Кәрим Гыйльметдинов, Кәрим Сәгъдиев, Камил Галимов һәм Захар Николаев билгеләнгән нормативларны уңышлы үтәп, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

“Бу Лениногорск йөзүчеләренең югары әзерлек дәрәҗәсе һәм аларның тренеры Екатерина Рәхимованың тырышып эшләве белән раслана”, - дип сөйләде “Юбилейный " бассейнының өлкән тренеры Константин Капитонов.

Үз яшь категорияләрендә иң көчлеләр унлыгына кергән Кәрим Гыйльметдинов, София Шәйхетдинова һәм Захар Николаев аеруча зур уңышларга ирештеләр. 2012 елгы кызлар арасында 100 метрлы дистанциядә баттерфляй белән бронза медаль яулаган Анастасия Кожевникованың чыгышы аеруча тәэсирләндергеч  булды.

Бөтенроссия бәйгесенә кандидатлар бераз соңрак билгеле булачак, лениногорскилылар илкүләм ярышларда республика данын яклап көрәшергә әзер торалар.

Фото "Юбилейный" бассейныннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев