Лениногорск картингчылары Баулыда узган ярышлардан бронза алып кайттылар
Кышкы картинг буенча республиканың көньяк-көнчыгышы ачык ярышлары тугызынчы кабат үтте.
Лениногорскиның 3нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче картингчылар командасы шипланмаган класслы ярышларда өченче урынны яулады.
Безнең спортчылар шәхси зачетта да сынатмады, «Хонда А» классында – Кирилл Яшкулин, "Хонда Б" классында Данила Яндулов, шулай ук мактаулы өченче урынны алдылар.
Команданың җиңүенә аның барлык әгъзаларының да шәхси өлеше керде, билгеле. Гомуми зачетка “Кадет” классында 4 нче урынга чыккан Степан Прохоров , «Хонда Б» классында финишка бишенче булып килгән Данила Ваничев очко өстәде.
«Ротакс Макс Ю»классында 5 нче урынны алган Артур Гыйләҗев, «Милли Ю " классында дүртенче булган Леонид Шашкин, Эдуард Фәрхетдинов, Никита Яндуловлар, «Мини» классында ярышкан Николай Феклин да командага очколар өстәде.
Команданың тренеры Станислав Николаевич Гамза һәм команда механигы Марат Рамилевич Даутовтан башка уңышлы чыгыш ясауны күз алдына да китереп булмый, әлбәттә.
“Команданың зур потенциалы бар, тырышлар, алар һәрвакыт призлы урыннар алып киләләр. Уңыш бит ул тырышлык куючы, яраткан шөгыленә җаваплы караучыга килә” ,- дип билгеләп үтте тренер Станислав Гамза.
фото: https://bavly-tat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев