Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль ярдәм алучы Разил Лотфуллин республика бәйгесендә өченче урынга лаек булды
Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль ярдәмнән файдаланучы 83 яшьлек Разил Лотфуллин республика бәйгесендә өченче урынга лаек булды.
Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүчеләр арасында республика шахмат-шашка турниры булды. Бәйге республиканың Р. Нәҗметдинов исемендәге шахмат-шашка мәктәбендә узды.
Картлар һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен интернат-йортларда, балалар йортларында яшәүчеләр арасында ел саен шундый турнир уздыру күркәм традициягә әверелде. Бу ярышларда катнашучыларның күбесенең турнирда беренче ел гына килүләре түгел. Быел ярышларда 60 кеше: 37 өлкән һәм 23 бала катнашты.
Разил ага да бу бәйгегә беренче тапкыр гына килмәгән: «Мин быел монда өченче тапкыр инде. Алдагы елларда да бик артта калганым булмады, әмма призлы урынны беренче генә алдым. Шашка-шахмат уеннарын яратам, тик хәзер шахмат катлаулырак була башлады, ә менә шашканы калдырмыйм. Без үзебезнең интернат-йортта көндә уйныйбыз, бу уен белән кызыксынучылар бик күп бездә. Казанга килергә дә бик яратам”,- ди ул.
Шахмат-шашка турнирында Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты данын яклаучыларның тагын берсе – Фәрит Абдуллин. Аның да бәйгегә беренче генә килүе түгел. Бу юлы дүртенче турга кадәр бирешмичә уйнады, әмма дүртенчесендә Мамадыштан килгән көндәшенә оттырды. Фәрит Гарифуллович киләчәктә дә мондый ярышларда катнашырга ниятли, “исәнлек кенә булсын” ди.
Турнирда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм республика шахмат-шашка мәктәбе директоры Рөстәм Гарифуллин сәламләде. Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев