Лениногорск кешесе көньякта ял иткәннән соң коронавирус йоктырган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кешесе көньякта ял иткәннән соң коронавирус йоктырган

Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе эләктереп кайткан. Бу - республикада курортта ял иткән вакытта инфекция йоктыруның беренче очрагы.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Анапада ял иткән Лениногорск районы кешесе Татарстанга кайтты һәм яңа төрдәге коронавирус инфекциясе белән авырый башлады. Анда авыруның җиңелчә формасы күзәтелә», - диде спикер.

Авдонина сүзләренчә, Татарстанга әйләнеп кайткан туристларның хәле җәйге яллар дәвамында тикшереләчәк. Аңа кадәр ул читтә коронавирус йоктырып кайткан пациентлар саны артачагы хакында кисәткән иде.

 https://tatar-inform.tatar/

 


Нет комментариев