Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск көрәшчеләре бөтенроссия ярышларында призлы урыннар алды

Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбендә грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче көрәшчеләр ярышлардан зур уңышлар белән кайттылар, дип хәбәр итә спорт мәктәбе.

Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Анда Россиянең төрле регионнарыннан 200дән артык көрәшче көч сынашты.

Безнең көрәшчеләр: Камил Вәлиәхмәтов (11нче гимназиядән) үз үлчәү категориясендә беренче урынны алды. 

8нче мәктәп укучысы Артем Власов – икенче, 6нчы мәктәп укучылары: Николай Лобанов – өченче, Дмитрий Зорин бишенче урын алды.

Көрәшчеләр 3нче спорт мәктәбен лаеклы тәкъдим иттеләр, аларны тырышлыгы – яшь көрәшчеләргә үрнәк. Тренерларының да өлеше зурдан.

 

фотолар: 3нче спорт мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев