Лениногорск көрәшчеләре Кекусинкай каратэ буенча медальләрнең өч төрен дә алды
Ульяновск шәһәрендә Кекусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
Турнир Татарстанның якын-тирә төбәкләреннән һәм Идел буе федераль округыннан 500дән артык катнашучыны җыйды .
Безнең "FC KATANA" командасы турнирдан 4 медаль алып кайтты.
Нарек Симонян һәм Ника Долголаптева -1 урыннарны яуладылар. Кызлар арасында тагын бер спортчы кызыбыз -Юлия Сергееева көмеш медальгә ия булды. Ә бронза медальне Булат Бирдин алды.
Әлеге ярышлар шулай ук Россия Чемпионатына һәм Беренчелегенә сайлап алу ярышлары да булды. Илкүләм бәйгедә якташларыбыз сынатмас дип ышанабыз.
фото: «КАТАНА» клубыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев