Лениногорск күлендә аталы-уллы коенганда бата башлаганнар, улын коткарырга өлгерәләр
Фаҗига 5 август көнне Лениногорскиның түбән сулыгында була.
Лениногорск күлендә әтиле — уллы коенганда буйкадан — сигнал калкавычыннан да узып китәләр һәм бата башлыйлар.
Пляжда дежур итә торган коткаручылар көймәдә йөзеп баралар, ата кешене коткара алмыйлар, ә улын коткаралар.
7нче коткару-эзләү отряды коткаручылары батып үлгән ирнең гәүдәсен 2 метр тирәнлектән алып чыгалар.
Беренчел фаразлар буенча, фаҗига су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәгәннән килеп чыккан.
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан алдарак Лениногорск күлендә 70 яшьлек ир-атның батып үлгәнен хәбәр иткән идек.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев