Лениногорскида өлкәннәр көненә багышланган «Төньяк» йөреше буенча марафон үткәрелде.
Марафон «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылды, анда Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсеннән 25 кеше катнашты.
Һава торышы бик яхшы булды, спорт чарасы урман-парк зонасында узды. Катнашучылар бик зур энергия һәм көч алдылар. Марафон ахырында чәй эчү оештырылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев