Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараенда хатын-кызларга багышланган кичә үтте

“Хатын-кыз - гаилә тоткасы” дип аталган күңел ачу чарасы хатын-кызларга багышланды.

Мәдәният сараеның икенче катында “Сүнмәс ялкын”, “Зиләйлүк” вокаль ансамбльләре һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре катнашында үтте ул. Әлеге ансамбльләрдә һәм оешмада гүзәл затлар армый-талмый мәдәнияткә-сәнгатькә хезмәт итәләр.

“Сүнмәс ялкын”, “Зиләйлүк” ансамбльләре үзләренең матур җырларын бүләк итте. Әлеге ансамбльләргә йөрүче Фәния Латыйпова, Рузалия Зиятдинова, Гәүһәр Гирфанова аерым гына да чыгыш ясадылар. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре дә җыр белән кичәне бизәделәр.

Күңел ачу чарасын алып баручы Регина Гыйззәтуллина шулай ук җырларын бүләк итте.

Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле бүлекчәсе  җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова яз бәйрәме белән котлап, Таһир Шәмсуаровның шигырен укыды.

Ансамбльләр җитәкчеләре, аерым алганда – “Зиләйлүк” вокаль ансамбле җитәкчесе Фирүзә Мирзиянова тормыш иптәше Маннур Абдулла улы белән бергә гомер итүләренә – 50 ел, ә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова ире Сирень Гомәр улы белән бергә 51 ел гомер итәләр. Шушы чарада, Гаилә елы уңаеннан, аларга Мәдәният идарәсе  исеменнән котлау хаты, чәчкә бүләк иттеләр. Тәслимә Рафикова 51 ел элек, 9 мартта нәкъ шушы урында – аларның никахлашу тантанасы булганын искә төшерде.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

Розалия Мостафина, автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев