Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәгариф ветераннары сәнгать фестивалендә осталыкларын күрсәтте

Мәгариф ветераннары арасында узган сәнгать фестивале шәһәр һәм районның 30 дан артык ветеранны бергә җыйды.

Алар шат күңелле, җыр-моңга, кул эшләренә оста икәнлекләрен күрсәттеләр.

Сәнгать фестивале кул эшләреннән торган күргәзмәдән башланды. Аларны  балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләгән ветеран-остазлар әзерләп килгән. Күргәзмә Мәгариф идарәсенең 1нче катында урнаштырылган иде. Ни генә юк монда: бәйләгән-теккән, суккан әйберләр, алмаз чигүләр, эретеп-бөгеп эшләгән әйберләр, чәчәкләр, паласлар, ипи саклагычлар, кошлар өчен җимлекләр, кошлар өчен оялар һәм башкалар – барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Бу күргәзмә укытучы, тәрбияче булып лаеклы ялда булган ветераннарның уңганлыгына мисал булып торды.

Ә фестивальнең икенче өлешендә бик күп талантларны күрдек. Ул зур сәхнәләрдә уза торган концерт сыман, югары дәрәҗәдә үтте. Мондагы артистларга сокланмый мөмкин түгел иде. Шушы фестивальне оештыручы – мәгариф ветераннар советы рәисе Люция Ильинаның зур тырышлыгы күренеп тора. Үзе ул бу хакта болай ди: “Бу безнең 3 айлык хезмәт җимешебез, шуңадыр ул – татлы. Проектның нигезләмәсен әзерләп, телефоннан даими сөйләшүләр алып бару, очрашулар үткәрү күп көч сорады. Рәхмәт мәктәпләрдәге ветераннар советы рәисләренә. Тырышучысы, булдыклысы бар, салкынрак караучылар да булгалый. Нинди генә авырлыклар очраса да, алар сүземне тыңлап, үзләренең көчләрен, сәләтләрен салдылар, зур эш башкардылар”, - ди Люция ханым.

Фестивальдә катнашучыларны Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин сәламләде. Ул да ветераннарның кул эшләреннән торган күргәзмәнең зур осталык белән башкарылуын билгеләп үтте.

“Сөембикә” ансамбле солисты, 12нче лицей укытучысы Гүзәл Вәлиуллова фестивальдәге талантларга күреп, шаккаттым, ди. “Ветераннар арасында шагыйрьләр дә, язучылар, биючеләр дә бар. Шундый җылы итеп каршы алдылар. Фестивальдә авылларның катнашуы да шатландырды, ерак авыллардан да бар. Люция апа Ильинаның оештыру сәләте көчле. Хезмәте бушка китмәде, бик матур узды фестиваль”, - ди Гүзәл Исхаковна.

Соңыннан мәгариф идарәсенең профсоюз җитәкчесе Марина Сосункевич фестивальгә йомгак ясап, оештыручыларга һәм катнашучыларга мактау сүзләре әйтте.

Тулырак - "Заман сулышы" газетында

фотолар: Мәгариф идарәсе ветераннар советыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев