Лениногорск мәктәп яны лагерьларына яшьләр үзәгенең ишекләре ачылды
Лениногорскиның “Высота” яшьләр үзәге каникул вакытында, мәктәп яны лагерьларына йөрүче балаларны даими чакырып тора.
.Балалар өчен мавыктыргыч бәйгеләр, квест-уеннар үткәрә. Шушы көннәрдә 10 нчы мәктәп лагерына йөрүче балалар “Өстәл өсте шау-шуы” (настольный бум) дип аталган бик кызыклы чарага җыелдылар. Уеннар, чараның исеменнән күренгәнчә, гел өстәл өстендә генә булды. Әмма моңа карап кына аның кызыгы һәм үзенә чакырып торган дәрте кимемәде, киресенчә, балалар бер-берсен уздырырга тырышып, ихласан бирелеп уйнадылар.
Әлбәттә, өстәл уены - көндәшлек кенә түгел. Мондый аралашу вакытында үзара якынлык, бергәләшеп фикер алышулар, уй-кичерешләр белән уртаклашу, башка төр уеннардагыга караганда көчлерәк тә.
Алардан бер-ике көн алда гына 8 нче урта мәктәп яны лагерында ял итүче балалар да яшьләр үзәгендә булдылар. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре алар өчен аерым “Каникуллар” дип аталган программа әзерләгән иде. Балалар төгәллек һәм җитезлек таләп итүче - “Корабны аудар”, команда рухын берләштерүче –“Дженга”уеннрын уйнадылар, серлелеге белән үзенә тартып торган кара сандыкта ни барын фаразларга тырыштылар.Балаларның үз фикерләре буенча, монда килү аларга бик ошаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев