Лениногорск мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтте
Бүген - 2 сентябрьдә шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларны каршы алды.
Шулай итеп, 2024-2025 нче уку елы башланып китте. Бу уку елында Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләренә 8 мең 500 укучы укырга килде.
808 бала – тәүге кат мәктәп бусагасыннан атлады. Шуның 704е – шәһәр мәктәпләренә, 104е авыл мәктәпләренә килде.
Шәһәр һәм район мәктәпләрендәге 673 укытучы укучыларга белем бирәчәк.
Уңышлы уку елы булсын! Яхшы билгеләр телибез!
Ләйсән Мансурова фотолары. 6нчы мәктәптә узган линейкадан фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев