Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараенда хатын-кызларны котладылар

Гадәттәгечә, 8 март бәйрәме алдыннан мәдәният сараенда гүзәл затлар өчен матур концерт уза.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлау сүзләре җиткерде. Аннан ул Лениногорскиның "Ак калфак" оешмасы әгъзалары - Лилия Аәфандиева, Сәрия Миргасимова, Зилә Мөдәрисовага Рәхмәт хатлары тапшырды.

8 март бәйрәме белән "Әтиләр советы" оешмасыннан Юрий Гаврилов, Фәнис Нәбиуллин тәбрикләде.

Узган елның ноябрь аенда армия хезмәтенә чакырылган егетләр әниләрен видео аша котлады. Айнур әнисе Эльмира Сафинага котлау ирештерде. Солдат Севастопольда хезмәт итә.

Богдан  һәм Эдуард  - туганнар - нефть техникумын тәмамлагач,  армиягә киткәннәр, алар Мәскәүдә хезмәт итә. Әниләре Оксана Бакдашкинаны бәйрәм белән котладылар. 

Мәдәният сараеның иҗат коллективлары, җырчылар иң матур җырларын, биюләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев