Лениногорск Мәшгульлек үзәге эш урыннары ярминкәсе үткәрде
9 февральдә Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә эш эзләүче гражданнар өчен эш урыннары ярминкәсе узды, дип хәбәр итә үзәкнең сайты.
Эш эзләүчеләргә: геофизик, мастер, механик, юрист, машина йөртүче, электр-монтерчы, КРС бораулаучысы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләре тәкъдим ителде.
Ярминкәгә 48 кеше килде. Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, 12 эшкә юллама алып китте.
Эш бирүчеләргә «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарга белем бирү турында мәгълүмат бирелде.
http://leninogorsktrud.ru/mnews/ob_itogah_yarmarki_vakansii_ot_09_fevralya/#rus
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев