Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск муниципаль районында янгынга каршы махсус режим кертелде

Бөтен республика, шул исәптән Лениногорск муниципаль районы территориясендә 25 нче апрельдән -11 нче майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Лениногорск  районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хәбәр иткәнчә, язгы-җәйге чорда Лениногорск шәһәре һәм районында янгыннар арта бара.  Хәзерге вакытта шәһәр һәм район территориясендә рөхсәтсез чүп-чар, коры үлән яндыру күзәтелә.

Янгынга каршы махсус режим вакытында учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны
яндыру тыела. Шулай ук:
 - ризык әзерләү, җылыту өчен, хәтта мангаллар һәм махсус савыт-саба кулланганда да, ачык уттан файдалану тыела;
- куркынычлылыгы 1-3 класслы булган пиротехник әйберләр куллану тыела.

Утлы шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташлап калдырмагыз.

Россия Федерациясе  законнары нигезендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Бу таләпләрне бозулар Административ кодексының 20.4 маддәсе 2 өлеше буенча гражданнарга - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр, эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручыларга  - 60 мең сумнан 80 мең сумга кадәр; юридик затларга - 400 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Мондый гамәлләр зур зыян яки кешеләр үлеме китергәндә РФ Җинаять кодексының 168 һәм 219 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы башлана.

Янгын чыгу яисә аның  билгеләрен күргән очракта кичекмәстән 101, 112 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез.

фото: архив, Лениногорск янгын сүндерү бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев