2019 елның 12 сентябрендә ЗАГС бүлегендә 500 нче сабый тууы рәсми рәвештә теркәлде.
Юртаев Евгений Михаил улы белән Мария Александр кызы гаиләсендә Ника исемле кызлары дөньяга килде. Ника - ул грек исеме. ЗАГС бүлеге белгечләре бәхетле ата – аналарны шатлыклы вакыйга белән котлап, кызлары тормышындагы беренче һәм иң төп документны - туу турындагы таныклыкны һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Сабыйга чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!
ЗАГС бүлеге
Нет комментариев