Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск муниципаль районында "Игътибар- балалар" профилактик акциясе башланды

Татарстанда, шулай ук Лениногорск муниципаль районы территориясендә 22 августтан “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы башланды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Статистика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре август-сентябрь аенда арта.

Балалар-яшүсмерләр бу чорда озак вакыт ялдан соң  юлда йөрү күнекмәләрен бераз онытып җибәрә, игътибарлары таркаурак та була бу вакытта. Аларга транспорт чарасына өстәмә адаптация кирәк, ди дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре. Узган елда республикада август-сентябрь аенда 73 авария булган, шуларда 82 бала зыян күргән.

“Игътибар – балалар!” профилактик акциясе барышында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе начальнигы Зөлфия Рахманова һәм Лениногорск дәүләт автомобиль инспекциясе белән берлектә профилактик чаралар уздырачак.

“Ата-аналар балаларның иминлеге өчен җаваплы булсыннар иде. Юл кырыйларында уйнап йөргән балалар да очрый. Җиңел һәм йөк автомобилендә 7 яшькә кадәрле балаларны гәүдә авырлыгына һәм буена туры килә торган махсус креслоларда йөртергә кирәк. ДАИ 7 яшьтән соң да махсус креслода йөртергә тәкъдим итә”, - ди Лениногорск ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айдар Хаҗиев.
 

  • Белешмә. Республика юлларында 7 ай эчендә 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 245 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 бала һәлак була, 258е җәрәхәтләр ала. 7 ай эчендә Лениногорск районында балалар катнашында 3 авария булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев