Лениногорск нефть техникумында диплом тапшырдылар
Быел Лениногорск нефть техникумын 300 дән артык студент тәмамлады. Шушы көннәрдә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән 34 егет-кызга диплом таршырдылар. Чыгарылышларны котлап, уку йорты директоры Игорь Врублевский дүрт ел эчендә студентларның ныклы белем һәм күнекмә алып чыгуларын билгеләп үтте. Бу - көчле коллектив эшчәнлеге һәм матди-техник базаның ныклы булуыннан да тора,...
Быел Лениногорск нефть техникумын 300 дән артык студент тәмамлады. Шушы көннәрдә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән 34 егет-кызга диплом таршырдылар.
Чыгарылышларны котлап, уку йорты директоры Игорь Врублевский дүрт ел эчендә студентларның ныклы белем һәм күнекмә алып чыгуларын билгеләп үтте. Бу - көчле коллектив эшчәнлеге һәм матди-техник базаның ныклы булуыннан да тора, диде ул. Ә ул елдан - ел «Татнефть» җәмгыяте һәм «Лениногорскнефть» идарәсе ярдәме белән ныгый бара. Практиканы да студентлар җәмгыятьнең алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган структур бүлекчәләрендә үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев