Лениногорск нефть техникумы студентлары спортны үз итә
Шәһәребездәге уку йортлары тормышында спорт зур урын алып тора.Нефть техникумында, мәсәлән, октябрьнең азаккы көннәрендә икенче курс студентлары баскетбол буенча Беренчелектә көч сынаштылар.
Ярышлар барышында командалар җитезлек һәм тизлекне, чыдамлылыкны һәм команда рухын күрсәттеләр. Уеннар катнашучыларга гына түгел, тамашачыларга да бик ошады. Җанатарлар үз төркемнәренә көч биреп, бик кайнар куатләп утырдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында - нефть һәм газ ятмаларын геологияләү һәм разведкалау бүлегендә укучы ГР-20 төркеме, 2 урында нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү бүлегенең ЭКС 1-2 төркемнәре, идарә итү автомат системалары белгечлеген үзләштерүче АСУ-20 төркеме 3 нче урынга чыкты.
Ноябрь аенда футбол, баскетбол һәм волейбол буенча 3 курслар арасында ярышлар планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев