Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск нефть техникумы студентлары Балалар стационары өчен игелек кылды

Кечкенә генә булса да яхшылык эшлә.


“Яхшылык эшлә” акциясе кысаларында Лениногорск нефть техникумының 1 курс студентлары -  М-22, Асу-22, ГП-1-22 , ГП-2-22 төркеме егет-кызлары Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар стационарындагы кечкенә пациентларга ярдәм күрсәткәннәр.

“Бу очракта студентларның әти-әниләренә рәхмәт әйтәсе килә, алар балаларының инициативасын хупладылар һәм акчалата ярдәм күрсәттеләр”, - ди 1 курс бүлеге мөдире Галина Асылгәрәева.

Студентлар исә җыелган акчага памперслар, пеленкалар һәм башка кирәк-ярак чаралары алып, балалар стационарына китергәннәр.

Үзәк район хастаханәсенең балалар стационары өлкән шәфкать туташы Ильмира Хисмәтуллина студентларга рәхмәт сүзләре җиткерде. “Без мондый бүләк өчен бик шат. Болар барысы да җитлекмичә туган нәниләр бүлеге һәм педиатрия, хирургия, анестезиология һәм реанимация бүлекләренең сабыйлары өчен тотылачак”, - ди ул.

 

фотолар: https://vk.com/feed?w=wall-215869221_1372

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев