Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы авылларында яшәүче өлкән яшьтәгеләрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә.

Лениногорск районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрне медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерәләр. Әлеге гамәл  «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм район үзәк хастаханәсе белән берлектә башкарыла.

Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә.

Бүгенге көндә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 338 граждан катнашкан. Ведомствоара хезмәттәшлек продуктив эшне дәвам итәргә ярдәм итә.

 

фото: «Исток-Башлангыч»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев