Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы башлыгы итеп Марат Гирфанов сайланды

Бүген – 24 сентябрьдә V чакырылыш Лениногорск муниципаль районы Советының беренче утырышында район башлыгы сайланды.

Карар яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кабул ителде, анда район советының яңартылган составындагы депутатларның күпчелеге Марат Гирфанов кандидатурасы өчен тавыш бирде.

Утырышта Татарстан цифрлар министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин катнашты.

“Район башлыгы вазифасына Марат Гирфанов кандидатурасын тәкъдим итәм. Лениногорск районында бер ел эшләү дәверендә ул үзен нәтиҗәле һәм җаваплы җитәкче буларак танытты. Без Әлмәттә бергә эшләдек, аның системалы инженерлык алымы бар», - диде Айрат Ринатович.

Вазыйфасына расланганнан соң Марат Гирфанов ант бирде һәм V чакырылыш Лениногорск муниципаль районы Советы утырышын алып баруны дәвам итте. Ул коллегаларына һәм район халкына теләктәшлек белдерүләре, ачык диалог корулары һәм активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары итеп Марат Гирфанов тәкъдиме буенча Сергей Тимаков сайланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары вакытлыча Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Михайловага йөкләнде.

 

фото: мэриянең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев