Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында тугыз позициягә күтәрелгән

Лениногорскида район Советының узган елдагы социаль-икътисади үсеш йомгакларына һәм 2026 елга бурычларга багышланган хисап сессиясе узды.

Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Лениногорск районының социаль-икътисади күрсәткечләре белән район башлыгы Марат Гирфанов таныштырды.

Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында район тугыз позициягә күтәрелгән (2024 елда 33 нче урыннан 2025 елда 24 нче урынга кадәр). Тулаем  территориаль продукт: 136 млрд сумга якын. Продукция төяп җибәрү: 31 млрд сум, шуның 80  проценты   нефть чыгару секторына туры килә. Промышленность  җитештерүе индексы: 101,4  процент.

Шул ук вакытта тулаем территориаль продукт күләме буенча – 6 нчы урында, уртача хезмәт хакы буенча – 13 нче урында, үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме буенча 15 нче урында.

Муниципалитетта 2182 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән, 48 предприятиенең кереме 100 млн сумнан артык. Шәхси эшмәкәрләрне һәм үзмәшгульләрне кертеп, кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләрнең гомуми саны - 12 146 кеше.

Район территориясендә өч шәхси аккредитацияләнгән промышленность  паркы һәм бер агросәнәгать паркы эшли. Бу мәйданчыкларда 25 резидент һәм 93 арендатор исәпләнә.

 

фото:ЛМР сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев