Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы ветераннары апрель аенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан өстәмә түләүләр алачак

Бу хакта Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә.

Апрель аенда пенсия белән бергә 80 мең сум күләмендәге түләүне Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, аларның тол хатыннары, нацист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары һәм «Ленинградны саклаган өчен» медале, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән гражданнар алачак.

Тыл хезмәтчәннәре һәм фашизмның элеккеге балигъ булган тоткыннары 55 мең сум күләмендәге түләүгә өметләнә ала. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга исә 10 мең сум күләмендә акча күчереләчәк.

“Әлеге түләүләрне, яшәү урынына карамастан, барлык ветераннар да алырга хокуклы. Аны алу өчен Россия Социаль фондының Лениногорск бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ветераннарга ул пенсияләрне китерү графигы буенча пенсия белән бергә киләчәк”, - дип аңлатты Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Бүгенге көндә Лениногорск районында Бөек Ватан сугышының ике ветераны, 73 – тол, 168 тыл хезмәткәре яши.

  • Сораулар белән Бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз: 8 800 100 0001, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне 8:00 дән 15:45 кә кадәр. Шалтырату бушлай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев