Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы волонтерлары Казанда, Дәүләт Советында узган чарада катнаштылар

Волонтерлардан - игелек, кайгыртучанлык

Лениногорскидан «СВОих не бросаем. Лениногорск» һәм «С любовью и молитвами» - “Ярату һәм догалар белән” төркемнәре волонтерлары Казанда Дәүләт Советында узган «Игелекле эшләр көче: СВО шартларында Татарстанның хатын-кыз хәйриячеләре» дигән чарада катнаштылар.

Әлеге чара Меценат һәм хәйриячеләр көненә багышланган иде, бу дата  Россиядә ел саен 13 апрельдә билгеләп үтелә.
Утырыш эшендә республиканың шәһәр һәм район советларының хатын-кыз депутатлары, волонтерлар, хәйриячеләр катнашты. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент җитәкчесе волонтерларга, хатын-кыз депутатларга, битараф булмаган республика халкына махсус операция зонасында булган хәрбиләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Утырыш алдыннан Дәүләт Советы фойесында Лениногорскиның «СВОих не бросаем. Лениногорск» һәм «С любовью и молитвами» төркемнәре тарафыннан җитештергән продукция үрнәкләре –  маскировка челтәрләре, азык-төлек, үләнле чәйләр, окоп шәмнәре, консервалар, коры душлар, тегелгән һәм бәйләнгән киемнәр күргәзмәсе оештырылган иде.

Утырышта Лениногорск районы волонтерлары белән Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз –депутатлары берләшмәсенең Лениногорск районындагы җитәкчесе Регина Мөхәммәтшина катнашты. 

Аңа һәм волонтер төркем җитәкчеләренә «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыннан да, безнең волонтер төркемнәрнең махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәмнәре чиксез. Үзләренең проблемаларын бер читкә куеп, алар фронт өчен булыша. Алар тырышлыгы, аларның ныклы кайгыртуы булганда, хәрбиләребезнең дә җиңеп кайтуына ышанычыбыз зур.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев