Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында 20нче тапкыр авторалли узачак

«Запорожец» машиналарында.

Лениногорск районында бу шимбәдә 20нче тапкыр  “Запорожец” автомобильләрендә авторалли узачак. 

Узышлар «Бәкер» шифаханәсендә озак еллар баш табиб булып эшләгән Фаяз Ибраһимов истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлана.

Быел   ЗАЗ маркалы автомобильләр арасында кышкы ралли чемпионаты 21 февральдә 10.00 сәгатьтә Керкәле авылы территориясендә үтәчәк.

Утызга якын автоузышчы раллида катнашырга теләк белдергән инде.

 

  •  Фаяз Ибраһимов – безнең районда ралли-спринтка нигез салучы. 1974 елда КДМИның стоматология факультетын тәмамлый. Шушы белгечлек буенча Шөгер авылында эшли. 1994 елдан 2014 елга кадәр "Бәкер" шифаханәсен җитәкли. РФ һәм ТР Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев