Лениногорск районында быел 20дән артык объектта ремонт эшләре бара
Мөһим объектларда эш кайный.
Лениногорск муниципаль районы объектларындагы ремонт барышы белән Татарстан инвестиция-төзелеш баш идарәсе директоры Илнар Хафизов танышты.
Объектларны карауда Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Шәмарданов, ГИСУ директоры урынбасары Руслан Ямалтдинов һәм подрядчы оешмалары вәкилләре катнашты.
Эшлекле визит барышында дистәдән артык социаль әһәмиятле объектта булдылар, болар: муниципаль архив, трамплиннар комплексы, ябык футбол манежы, хәрби комиссариат бинасы, Лениногорск нефть техникумы тулай торагы, Башкарма комитетның административ бинасы, «Малыш» паркы, Лениногорск балалар йорты, модульле бассейн һәм мәгариф объектлары.
1954 елда нигез салынган Лениногорск музыка мәктәбендә капиталь ремонт бара: демонтаж тәмамланган, тәрәзәләр куелган, инженерлык челтәрләре һәм түшәмнәр монтажлана. Объектның гомуми әзерлеге 73 процент тәшкил итә.
20×40 метрлы кыры булган ябык футбол манежы безнең шәһәр өчен мөһим объектларның берсе булачак. Әлеге объектта вентиляция, электр челтәрләре монтажлана, стеналар штукатурлана, идәннәр җәелә. Керү өлешен төзекләндерү эшләре алып барыла. Корылманың гомуми мәйданы 1 315 кв. м. Төзелеш тәмамлангач, биредә барлык кирәкле әйберләр булачак: футбол кыры, тренерлар кабинеты, медицина пункты, душ бүлмәләре белән чишенү бүлмәләре һәм аз хәрәкәтләнүчеләр ихтыяҗын исәпкә алып җиһазландырылган санузеллар. Объектның гомуми әзерлеге 76 процент тәшкил итә.
Лениногорскида трамплиннар тарихы 1970 елларда башлана: 1973 елда биредә 30 метрлы К-29 трамплины, ике елдан 75 метрлы К-75 ачыла, ә 1978 елда К-48 (50 метр) трамплины барлыкка килгән. Бүгенге көндә мәйданчык чын мәгънәсендә яңадан “туа”. Биредә ике яңа тренировка трамплины барлыкка киләчәк (5 һәм 10 метрга) һәм 29 метрлы трамплинны капиталь яңарту узачак. Иске К-29 трамплины сүтелгән, инженерлык челтәрләре, шулай ук булачак объектларның нигезе салына башлаган.
Билгеле булганча, Лениногорск башкарма комитетының административ бинасына да капиталь ремонт эшләре бара. Бина 1964 елда классицизм стилендә төзелгән. Объектның гомуми мәйданы - 1 440,36 кв. м. Хәзер тәрәзәләр урнаштыру, түбәне ремонтлау, идәннәрне һәм диварларны бизәү, электр белән тәэмин итү системаларын монтажлау һәм фасад эшләре алып барыла. Әлегә объектның гомуми әзерлеге 68 процент тәшкил итә.
Бүгенге көндә Лениногорск Балалар йортында эчке эшләр, электр челтәрләрен монтажлау эшләре алып барыла.
Шәһәрнең 14нче мәктәбендә ремонт барышында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле укучылар өчен уңайлы мохит булдыруга аерым игътибар бирелә. Санузеллар аз хәрәкәтләнүчеләр ихтыяҗларын исәпкә алып җиһазландырылган: ишек уемнары киңәйтелгән, махсус тоткалар һәм махсус сантехник приборлар. Бинада су белән тәэмин итү һәм канализацияне монтажлау төгәлләнгән. Ишекләр куярга һәм кабинетларны бизәү эшләрен төгәллисе калган.
Лениногорск районында быел барлыгы 25 объектта эшләр бара. Бу мәгариф, спорт, мәдәният, социаль яклау һәм административ инфраструктура учреждениеләре. Аларның бишесе инде файдалануга тапшырылган, калганнары әзерлекнең төрле стадияләрендә.
фотолар: https://gisu.tatarstan.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев