Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында юлларны ремонтлыйлар, чокырлар ямыйлар

Лениногорск районында экологик икеайлык барышында тир-якны җыештыру белән бергә юлларны тәртипкә китерү эшләре дә башкарыла.

"Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проектының "Региональ һәм җирле юл челтәре" федераль проекты кысаларында кыштан соң юлларны ремонтлау эшенә тотындылар.

Чокырларны ремонтлау Лениногорск – Ивановка, Лениногорск – Бөгелмә, Лениногорск – Азнакай автомобиль юлларында, өлешчә Лениногорск – Әлмәт трассасында башкарылды, шулай ук ул территориядә  юл билгеләре алыштырылды. 

Керкәле авыл җирлеге территориясендә ремонт эшләрендә 6 берәмлек техника юлларны имин хәрәкәт өчен ясый.

Параллель рәвештә Лениногорск – Чирмешән автомобиль юлында чокырлар ремонтлана.

“Шәһәр урамнарында чокырларны ремонтлауны һава торышына карап башлыйбыз", - дип хәбәр итте  район башлыгы Марат Гирфанов.

 

фото: ЛМР сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев