Лениногорск районында Куак елгасы аша күпер капиталь төзекләндереләчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында Куак елгасы аша күпер капиталь төзекләндереләчәк

“Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча Лениногорск районында “Иске Куак – Куакбаш” автомобиль юлының 3,7 чакрымында Куак елгасы аша күперне төзекләндерә башладылар.

Биредә демонтаж - сүтү, яр буе терәкләрен урнаштыру, ныгыту эшләре башкарылган да инде. Автомобиль транспорты вакытлыча салынган күпердән урау юл аша йөри.

Күпернең озынлыгы – 37 метр. Торыклары (субайлар) корыч тимер-бетоннан эшләнгән. А-11, НК-80 нагрузкага исәпләнгән.

Эшчеләр шулай ук күпер өслегендә монолит тимер бетоннан плиткалар, яңгыр суларын агызу өчен махсус җиһазлар урнаштырачак. 

Моннан тыш күпернең баш-башларындагы өемнәрне монолит тимер бетон белән ныгыту, транспорт иминлеген тәэмин итү, юл хәрәкәтен оештыру средстволарын урнаштырачак.

 Эшләрнең заказчысы – “Главтатдортранс”. Генераль проектлаучысы – “МостПроектСтрой”. Генераль подрядчысы – “СтройМонтаж-Сервис”.

Дәүләт контракты буенча төзекләндерү эшләре 2026 елның июль азагына тәмамланырга тиеш.

 

фото: https://mindortrans.tatarstan.ru/index.htm/news/2425373.htm

 

 

 


Нет комментариев