Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында милли спорт төрләре буенча «Без – татарлар» спартакиадасына йөздән артык спорт сөючеләр җыелды

Өченче спартакиада

Районыбызның Югары Каран авылында милли спорт төрләре буенча өченче  “Без – татарлар”  спартакиадасы узды.

Бу  чарага Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык спорт сөюче татар яшьләре җыелды.

 Спартакиадада катнашучылар 27 сентябрьдә районыбызга килде. Киров, Самара өлкәләре, Краснодар, Пермь крае, Сочи һәм шулай ук Татарстаннан килгән спортчылар  Лениногорск  шәһәренең истәлекле урыннарына, Тимәш авылына – Утыз Имәни комплексына, шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар.

28 сентябрьдә  Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай” атлар утарында зур спорт бәйрәме - милли спорт төрләре буенча III “Без - татарлар” спартакиадасы узды.

 Чарада катнашучыларны Лениногорск районы  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Фәнир Галимов, Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов, “Алмакай” атлар утары җитәкчесе, Татарстан ат ярышлары федерациясе президенты Фәрит Нәбиуллин сәламләде. 

Спартакиада Бөтендөнья татар конгрессы, Лениногорск муниципаль районы һәм "Алмакай" ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин ярдәме белән оештырылды.

Ярышларда катнашучылар 9 милли спорт төре һәм уеннары буенча көч сынаштылар. Көрәш, аркан тарту, кул көрәштерү, бер аякта көрәшү, ук ату, аударыш, таяк  тартыш, гер күтәрү һәм капчык сугышы ярышларында үзләрен күрсәттеләр.

Уеннар барышында барлыгы 22 данә медаль һәм 17 кубок уйнатылды.
 
Спорт ярышлары җыр-моң белән үрелеп барды. Лениногорск талантлары чыгышы катнашучыларга бәйрәм кәефе бирде. Спорт бәйрәмен Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова - Шәмсуарова алып барды.
 

Татар яшьләрен берләштерүче “Без-татарлар” спартакиадасы татар халкының рухи һәм мәдәни бердәмлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, борынгы  гореф-гадәтләрне саклауга һәм яшь буынга тапшыруга юнәлдерелгән иде.

  • Әлеге спартакиаданың беренчесе 2023 елда Чиләбе өлкәсендә, икенчесе 2024 елда Түбән новгород өлкәсендә узган иде. 

Фотолар:  Гүзәлия Нигъмәтҗанова

фотолар түбәндә, Галерея бүлегендә карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев