Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районының фольклор коллективлары Чирмешәндә, суган бәйрәмендә булды

Чирмешәндә быел өченче тапкыр узган “Суган даласы” регионара бәйрәмендә Лениногорск шәһәре һәм районының фольклор коллективлары катнашты.

Сарабиккол авылыннан “Чишмә” фольклор, “Ләйсән” хореография коллективлары, Мордва-Кармалка мәдәният йорты, Федотовканың “Аланлык” ансамбле – фестиваль кунаклары булды.

Биредә шулай ук күрше Самара өлкәсеннән, Башкортостаннан да иҗат коллективлары үз осталыкларын күрсәтте.

Фестиваль кысаларында «Борынгы һәм стильләштерелгән милли җырлар» вокал һәм фольклор сәнгате (соло, ансамбльләр), «Гасыр йолалары» борынгы йолалар, “Суган ярышлары” һәм «Суганнан ясалган» дип аталган матурлык бәйгеләре үтте.

-Без инде Чирмешән сәхнәсендә чыгыш ясаганыбыз бар, - диде Лениногорск шәһәреннән “Эрзянка” ансамбле җитәкчесе Мария Шалина. – Бүгенге фестиваль дә безгә бик ошады. Бик матур җирдә уза, оештыручылар да тырышканнар, күргәзмәләр бай, рәхәтләнеп карап йөрдек. Аеруча милли өйчекләр ошады, бигрәк матур бизәгәннәр. Кунакчыл чирмешәнлеләргә рәхмәт яусын.

Бәйрәмдә  метр ярым диаметр зурлыктагы табадагы суган пирогын мичтә пешереп, халыкны да сыйлаганнар.

фотолар: мәдәният йортларының социаль челтәреннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев