«Алмакай» ат утары быел фестивальнең икенчесен үткәрә.
17 августта районның Югары Каран авылында II «Татар аты» фестивале узачак.
Чара сәгать 9.00 да Аударыш көрәшенең беренче этабы белән башланып китәчәк.
10.00 сәгатьтә – рингка 2 яшьлек татар токымлы атларны чыгару булачак.
11.00 сәгатьтә – фестивальнең ачылышы.
Халык уеннары: «Камыр Батыр», «Арканчы», «Таш батыр» «Аркан тарту».
11.30 сәгатьтә – 2 яшьлек татар токымлы атлар чабышы, 3 яшьлек һәм аннан да зуррак татар токымлы атлары чабышы.
12.00 – «Улак» уенының күрсәтмә чыгышы.
12.30 – «Тәңкә алу», «Тай тулак», «Мәргән укчы» ярышлары һәм «Аударыш» ат өстендә көрәшенең ярымфиналы.
Концерт программасы да булачак.
«Бөтен дөньяга татар халкын аты белән танылды. Элек-электән татар халкы атлар тоткан. Элек атлар белән төрле уеннар оештырылган. Мәсәлән, «Тәңкә ату», «Мәргән укчы», «Күк бүре» һәм башкалар. Безнең максат, әлеге уеннарны кабат торгызу», – ди «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин.
6+
фото: узган елгы фестивальдән
Нет комментариев