Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе Президиумы утырышында катнашты

Казанда "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе президиумының чираттагы утырышы узды.

Президиум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Рөстәм Нигъмәтуллин - Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Рафаил Гыйльманов - Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре, Илнур Гарипов - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Президент Аппаратының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр кысаларында түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:

- муниципаль берәмлекләр Советының XIII съезды йомгаклары буенча республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының уртак чаралары планын гамәлгә ашыру,

- аналоглы цифрлы тапшыруларга күчү,

- республиканың муниципаль берәмлекләрендә тәртип саклау җәмәгать пунктлары эше,

- җирле хакимият органнарының транспорт чараларын эксплуатацияләү,

- территориаль планлаштыру документларын эшләү.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.

 

"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев